Эниебез туган конен белэн

Playing track is prohibited in this country ( ) by request of the copyright holders.

Playing track by request of the copyright holders.

Прослушивание трека в этой стране ( ) запрещено по требованию правообладателей.

Прослушивание трека запрещено по требованию правообладателей.

Туган Конен Белэн Энием

Котлы булсын, эни, туган көнең,

Озак яшә…. бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса — уртак була

Кайгыларың булса — югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең

Урыннарың булсын гел түрдә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Матур булып атсын таңнарың.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен сиңа Ходаем!

Чэчэклэр матур булса да,

Энием, энием, энием,

Тан жиледэй назлы кулларын.

Энием, тик сина багышлап,

Жырлыйлар яраткан кызларын.

Торасы юк аптырап.

Эниемнен нурлы йозе

Кояштан да яктырак.

Энием, энием, энием,

Тан жиледэй назлы кулларын.

Энием, тик сина багышлап,

Жырлыйлар яраткан кызларын.

Дингезне чиксез кин дилэр,

Белэм алай тугелен.

Барлык дингезлэрдэн дэ кин

Энием, энием, энием,

Тан жиледэй назлы кулларын.

Энием, тик сина багышлап,

Жырлыйлар яраткан кызларын.

Туган конен белэн котлап

Туган конен белэн энием котлыйбыз

Озын гомер белэн

Яшэвене генэ телибез.

Доньядагы хэрбер яхшылыктан

Олеш чыксын сина мул гына.

без телибез сина ак бэхетлэр,

Шатлыкларга илткэн юл гына.

Бэйрэменэн матур хатирэсе

Кунелендэ калсын уелып.

Табриклибез сине чын кунелдэн

Барыбыз да бергэ жыелып.

Туган конен белэн эни

Остэлде тагын бер ел,

Монайма еллар утэ дип,

Елмай син – бэхетле бул!

Котлы булсын бэйрэмен,

Тыныч булсын кунелен,

Тулы булсын гомерен!

Гамьле еллар, ямьле коннэр

Телибез чын йорэктэн!

Хич кичекми чынга ашсын

Безнен куркэм телэклэр!

Читайте также:  Как ласково назвать нину

Энием, мин сине яратам,

тик курсэтмим шул хислэремне.

Син кояш нуры сыман:

Рэхмэт эйтэсем килэ,

мине устергэнен очен;

Син коттен мине кон дэ,

урамнан кергэнемне котеп.

Энием, бэгърем, кадерлем,

син мина соенеч китерден;

Гузэлем, алтыным, комешем,

минем хаталырымны тозэттен.

Гафу ит зинхар син мине,

йорэгендэ яралар калдырсам.

Кайтарыр идем булган коннэрне,

вакытны артка борып булса.

Туган конен белэн эни

Ботен телэклэрен кабул булсын.

Бу шигырьне сина булэк итэм,

ул хэтерендэ урын тапсын.

Буген синен туган конен эни

Белмим нилэр булэк итэргэ?

Аз булыр кук ни генэ алсамда

Кояш булып нурмы сибэргэ?

Йорэгемне булэк итэр идем

Ул бит инде синеке куптэн

Бэхет булэк итэр идем сина

Ходай узе жибэрде куктэн.

Куз нурларым сина бирер идем

Алар куптэн синен кузендэ

Ай нурларын алып сибэр идем

Ул нур балкый синен йозендэ.

Жылы жиллэр сина жибэриммме?

Чэчлэренне назлап сояргэ

Яннарында мин бар,бары сине

Озелеп соеп,янып кояргэ.

Чэчэклэрдэн купер урер идем

Сусыз корыр алар,кибэрлэр

Йорэк жылым сибэм юлларына

Алар безгэ бэхет телэрлэр.

Нилэр генэ булэк итим сон?

Барыда бар,син ин бэхетле

Син бит минем очен падишахсын

Куптэн таптын алтын тэхетне.

Эни-безнен очен ин кадерле олы зат.Син балаларынны аякка бастырган,борчылган,купме куанычлар,бэхетлэр кичергэн кеше.Син hэрконне кунел жылылыгы бируче,килэчэккэ омет нык таяныч булучы урнэк.Бар туганнарны,улын hэм килененне,кызын hэм киявенне оч оныгынны бер тугэрэк остэл янында туплаучы зат.Син безнен очен урнэк булып торучы олы кеше.Кондэ телефоннан биреп торган кинэшлэрен,назлы сузлэрен коннэн кон яшэргэ,тормыш итэргэ коч hэм дэрт бирэ.Без сине бугенге энилэр коне белэн тэбрик итэбез!

Син – иң газиз кеше безгә,Син – яшәү чыганагы.Синнән дә сабыр әниләрБар микән җирдә тагы?Өебезнең кояшы – син,Һәркемгә җитә җылың.Әти белән парлы килешҖырлагыз тормыш җырын.Ул тормышның һәр мизгеле,Сөенеч белән тулсын.Гомереңнең һәрбер көнеТуган көн кебек булсын.Өзелмәс җепләр бәйләсенБала – ана арасын.Ел да шулай бәйрәм итикТуган көн тантанасын.Озак еллар бергә-бергәИсәнлек белән яшик.Үзебез әби булгач та,Әни диеп эндәшик.Туган көнең котлы булсын,Безгә бергә бик рәхәт,Кылган изгелекләреңә,Әни, сиңа мең рәхмәт.

Читайте также:  Букеты мужчине на день рождения фото прикольные

Кадерле кешегезнең, әти-әниегезнең, якыныгызның туган көне, юбилее җитте, ди. Ә сез аны үзенчәлекле, матур итеп котларга телисез. Без сезгә ярдәмгә килергә булдык. Игътибарыгызга туган көн котлаулары тәкъдим итәбез.

Кадерлеләребез, ихлас күңелдән гомер бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез.

Сезнең ачык күңелле, көләч йөзле, саф елмаюлы, олы йөрәкле, туган җанлы, ярдәмчел булуыгызга сокланабыз. Акыллы киңәшләрегез, мәрхәмәтле, кунакчыл булуыгыз тормышыбызны бизи, кәефебезне күтәрә.

Ходай биргән гомернең кадерен белеп, бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып, исәнлектә-саулыкта, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле мул тормышта һәр туган көнгә сөенеп, озын хәерле гомер кичерергә язсын.

Алтын яфрак яуган чакта

Сез тугансыз дөньяга.

Тән сихәте юлдаш булсын

Һәм иминлек һәр көндә.

Күңел күгегез аяз булсын,

Ташып торсын җанда егәрлек.

Куанычлар гына телибез

Гомер көзләренә җитәрлек.

Сабырлык, киң күңеллелек, уңганлык, мәрхәмәтлелек – болар әниебезгә хас матур сыйфатларның берничәсе генә. Тормыш сөючән, булганына шөкер итеп яшәүче, кечкенә генә сөенечне дә зур итеп кабул итүче кадерлебезнең исән-сау булып, безне куандырып яшәвен телибез.

Күз нурыңны түктең безнең өчен,

Йөрәк җылың булды гел юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Безнең өчен бәхет син булгач.

Яшьлектә корган гаиләбездә балаларыбызны үстереп олы тормыш юлына аяк бастырдык. Аларга үрнәк, яхшы әти, минем өчен ныклы таяныч, олы терәк булганың өчен зур рәхмәт. Әле күп еллар бәхетле гомер кичерергә, балаларыбызның уңышларына куанып яшәргә язсын.

Кайгы-хәсрәт мәңге юл тапмасын

Безнең тату, бердәм ояга.

Пар канатлы булып озак яшик

Бәхет-шатлык татып дөньяда.

Әтиебезнең тырышлыгына, осталыгына, гаилә җанлы булуына сокланабыз. Олы киңәшчебез, ярдәмчебез булып, елларга бирешмичә, сау-сәламәт гомер итәргә язсын сиңа, әткәй. Туган йортыбыз әнкәебез һәм әткәебез булганда нурлы, якты һәм матур. Без сез булганга бик бәхетле, кадерлеләребез.

Читайте также:  Русская эстрада список исполнителей

Безнең өчен күпме тырышасың,

Уйланасың гомер эчендә.

Онытмабыз, әткәй, һичбер вакыт,

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт булуыңны телибез. Безгә биргән яхшы тәрбияң өчен мең рәхмәт. Сөекле әниебез белән 56 ел иңне-иңгә куеп, безгә үрнәк булып яшисез. Ходай Тәгалә киләчәктә тә тигезлегегездән аермасын. Әле озак еллар сезнең янга ашкынып кайтырга, көләч йөзегезне күреп куанырга язсын. Без сезне бик тә яратабыз.

Рәхмәт, әти, сиңа барысы өчен,

Тәрбияңә, биргән назыңа.

Күңел тынычлыгы юлдаш булсын

Картлыгыңның якты язында.

Ходай сине сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Юлларда имин, хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын. “Бабай“ дип өзелеп торучы оныкларны тәрбияләүдә кызыбызның олы терәге булып, татулыкта бергә-бергә яшик әле.

Бу катлаулы тормыш юлларында,

Син таяныч безгә, син – терәк.

Бәхетле бул, кадерлебез, сәламәт яшә,

Һәрвакытта безгә син кирәк.

60 яшь дип уфтанма син,

Хикмәт яшьтә түгел, яшьнәүдә.

Таза, тыныч тормыш телибез без

Сиңа алга таба яшәүдә.

Без сине бик тә тырыш, киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле булганың өчен ихтирам итәбез. Олыны – олы, кечене кече итә беләсең, һәрвакыт кулыңнан килгәнчә булышасың. Гомер бәйрәмең белән котлап, иң мөһиме, сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә әти-әниеңнең ныклы терәге булып, башкаларга кирәк булып яшә. Ходай Тәгалә чикләнмәгән уңышлар, бәхет-сөенечләр насыйп итсен. Сиңа моңа бик тә лаек.

Гел шулай кыю бул бөркеттәй,

Хыялың, өметең зур булсын.

Башлаган эшләрең һәрвакыт

Раббыбыз бары тик уң кылсын.

Кызыбыз, без сиңа бәхетле матур киләчәк телибез. Укуыңда зур уңышларга ирешергә, яңа үрләр яуларга язсын. Безне һәрвакыт сөендереп, шатландырып тор.

Алда синең гомерләрнең

Иң җаваплы, кызык чоры:

Диплом алу, гаилә кору

Һәм бик күп эшләр тагы.

Шуңа күрә искәртәбез:

Уйлап кына кыл һәр эшең.

Бәхет белән озак яшә,

Бул син һәрчак кирәк кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Оцените статью
Добавить комментарий

Adblock detector